“Көз халәте”
20 сентябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумының 1 курс кызлары өчен “Хәят” яшь кызлар клубының чираттагы очрашуын уздырды. Очрашуның темасы “Көз халәте” дип аталды. Чара хәят сүзенә төшенчә бирү, тормыш турында электрон презентация карау, сорау-җавап уеннары белән үрелеп барылды. Шулай ук һәрбер кыз үзенең мәнфәгатьләрен күрсәтеп анкета тутырды. Клуб әгъзалары белән тормыш , клубның алдагы максатлары турында җанлы сөйләшү алып барылды. Чара ахырында кызлар китапханәгә язылып, үзләренә кирәкле китапны өйгә укырга алды.