Центральная библиотека

«Могҗизалы ил - китапханә»

18 сентябрь көнне үзәк китапханәдә Аккүз урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Могҗизалы ил - китапханә» исеме астында экскурсия узды.Чара барышында укучылар китапханә тарихы белән таныштылар, китапханәнең мөмкинлекләре турында белделәр, аның бүлекләрендә булдылар, китап күргәзмәләре белән таныштылар. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм китап белән эш итү кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Кунакларыбыз энциклопедияләр, белешмәләр, энциклопедик характердагы басмалар кергән белешмәләрне зур кызыксыну белән карадылар. Мәктәп укучылары китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән табышмакларны бик теләп чиштеләр.Бу очрашу белемле һәм кызыклы булды.