Центральная библиотека

Минем гаржданлык позициям

6 сентябрь көнне үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, “Минем гражданлык позициям” исеме белән парламент сәгате уздырды. Аның максаты: яшь буынның актив тормыш һәм гражданлык позициясен булдыру, сайлауларга аңлы караш тәрбияләү, шулай ук яшьләр арасында хокукый грамоталылыкны арттыру иде. Әлеге чарада, катнашучыларга  теманы чагылдырган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, күзәтү ясалды.”Бердәм Россия”нең Актаныш җирле бүлекчәсенең башкарма сәркатибе Исламова Зәһинә Гафурҗан кызы  сайлау, аның нечкәлекләре, хәрәкәт итүче партияләр турында аңлаешлы чыгышы тыңланды, китапханәчеләр тарафыннан әдәби викторина уздырылды.Чара ахырында  һәр катнашучыга үзәк сайлау комиссиясе  тарафыннан бирелгән “ Мой голос важен”  значоклары таратылды.