Центральная библиотека

“Террорга каршы бергә!"

“Террорга каршы бергә!" Бөтенрәсәй акциясе кысаларында, үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге өлкән яшьтәгеләр, укучы-яшьләр, яшүсмерләр арасында гражданлык-хокукый характердагы, гомумкешелек , рухи-әхлакый кыйммәтләр турындагы чараларны һәрдаим уздыра. 4 нче сентябрьда мәдәният һәм сәнгать паркында “Терроризм, экстремизмга –юк!” исеме белән аралашу сәгате уздырды. Нәрсә ул террористлык, экстремизм, террористлар һәм экстремистлар каян барлыкка килә, ничек итеп сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, куркыныч ситуацияләр вакытында үзеңне ничек тоту турындагы китаплардан торган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, әңгәмә оештырылды.