Центральная библиотека

"Татарстан - минем Республикам!"

30 август – республикабызда яшәүче барча халыкның уртак бәйрәме. Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында мәдәният һәм сәнгать паркында китапханә хезмәткәрләре, "Татарстан - минем Республикам!» исеме астында мәгълүмат сәгате уткәрделәр.

Китапханәчеләр катнашучыларга безнең республика, Татарстанның дәүләт символлары һәм Казан шәһәренең төп тарихи истәлекле урыннары турында, шулай ук республикада нинди милләтләр яшәве турында сөйләделәр. Аннары әлеге тематика буенча викторина үткәрелде, аның барышында катнашучылар туган республика турында булган белемнәрен ныгыттылар, шулай ук кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар. Татарстанның тарихи мирасы, бай тарихы һәм символлары, республиканың истәлекле урыннары, мәдәнияте һәм традицияләре турында сөйләүче күргәзмә тәкъдим ителде.