Центральная библиотека

«Россия символы тарих битләрендә»

22 август-Россия Федерациясе  Дәүләт флагы көне. Шул уңайдан , үзәк китапханә, мәдәният һәм сәнгать паркында “Россия символы тарих битләрендә” исеме белән патриотик сәгать уздырды.Илебез тарихын, аның геральдикасын ачып бирә торган китаплардан күргәзмә тәкъдим ителде.Катнашучылар Россия федерациясенең символлары: герб, флаг, гимнын искә төшерделәр. Дәүләт символларының ни өчен кирәк икәнен, гасырлар дәвамында нинди үзгәрешләр кичергәнен белделәр, туган ил, туган як турында шигырьләр укыдылар, җырларны искә төшерделәр.Һәр катнашучыга Россия флагы төсендәге патриотик символ  - триколорлар тапшырылды.