"Фольклор дөньясына сәяхәт"
"Бердәм фольклор көне” акциясе кысаларында, үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният һәм сәнгать паркында "Фольклор дөньясына сәяхәт” исеме белән танып-белү сәгате уздырды. Чарада катнашучылар әкиятләр, мәкальләр,әйтемнәр, табышмаклар, тизәйткечләрне искә төшерделәр, халык әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап эзләделәр. Балалар татар һәм рус халык иҗаты , гореф-гадәтләре, йолаларын тарихын өйрәнделәр.