Центральная библиотека

«Ул сугыш онытылмасын өчен...»

Безнең Ватан тарихында беркайчан да онытылмаячак, кешеләрнең хәтерендә мәңгегә калачак вакыйгалар бар. Һәр елны, 22 июньдә, без Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтәбез, сугыш башланган көнне искә төшерәбез. Ватаныбызның намусын, азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган кешеләргә рәхмәтебез чиксез.

Бу тарихи көн истәлегенә үзәк китапханә китапханәчеләре, мәдәният һәм сәнгать паркында, «Ул сугыш онытылмасын өчен...» исеме белән хәтер сәгате үткәрделәр. Китапханәчеләр сугышның беренче көннәре, Брестны саклаучыларның куркусызлыгы, блокадалы Ленинградның 900 көне, Сталинград һәм Курск сугышлары геройларының батырлыгы, Берлинны штурмлау турында сөйләделәр. Чарага «Бер мең дүрт йөз унсигез көн... " исеме астында китап күргәзмәсе әзерләнде.