Центральная библиотека

«Минем илем – минем Россиям»

12 июнь - илебез тарихында үзенчәлекле дата. Россиянең мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителгән әлеге көн, илебез дәүләтчелегенә хас традицияләрне, аларның төрле гасырлардагы гәүдәләнеше, гомуммилли бердәмлек символы.

Актаныш халкының барлык категория укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният һәм сәнгать паркында патриотик сәгать үткәрделәр. 

Китапханәчеләр бәйрәм тарихы турында сөйләделәр, Россия Федерациясенең төп символлары-флаг, герб, гимн белән таныштырдылар.  Туган ил турында шигырьләр укыдылар. «Минем илем – минем Россиям» дип аталган китап күргәзмәсе эшләде.