Центральная библиотека

“Тукай бездән ерагайган саен, якыная барсын Тукайлык!”

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 137 ел тулуга карата “Тукай бездән ерагайган саен, якыная барсын Тукайлык!” исеме белән, үзәк китапханә бәйрәм тантанасы уздырды. Бәйрәм тантанасында Актаныш муниципаль район башлыгы Л.Р.Зарипов катнашты һәм чыгыш ясады. Тантана Актанышның 1, 2 санлы мәктәпләре, “Сәләтле балалар өчен гимназия-интернат” коллективларының кечкенә Апуштан бөек Тукайга күтәрелгән михнәтле чорларын этаплап, театрлаштырылган тамаша рәвешендәге чыгышлары белән үрелеп барды. Г.Тукай премиясе иясе, шагыйрь М.Мирза,Татарстанның Атказанган артисты Н. Хөсәенов, нәфис сүз остасы Г.Фатыйхова, ”Агыйдел дулкыннары” әдәби- иҗат берләшмәсе җитәкчесе Л.Шәйгарданова, Адай авылында яшәп иҗат итүче В.Галимов бөек шагыйребезне данладылар, аның шигырьләрен һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.Атказанган мәдәният хезмәткәрләре Р.Мусин, Л.Хөсәенова, сәнгать мәктәбенең “Тамчы”, “Умырзая” вокаль ансамбле чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Китапханә директоры Г.Ахмадишина бөек Тукаебызның иҗаты үлемсез, аның әсәрләрен тагын да ныграк өйрәнергә, киләчәк яшь буынга тапшырырга кирәклеген ассызыклады.Ел дәвамында милли әдәбиятыбызны, мәдәниятебезнең рухи һәм матди мирасын саклап, китапханә эшен җанландыруда актив каитнашкан 1, 2 нче Актаныш мәктәпләренә, “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” һәм технология техникумы коллективына рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм татар милләтенең гимны булган “Туган тел” җырын аягүрә басып җырлау белән тәммаланды.
“Г.Тукай –татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы.Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык –безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз”,- дип тәмамлады әлеге бәйрәмне зәвыкъле итеп алып барган 
Алмазия Хаҗиева.

Даны барның җирдә җыры булыр
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без бәхетле, без шагыйрьле халык.
Без Тукайлы халык мәңгегә!