Центральная библиотека

”Укытучы-остаз-шахматчы”

24 нче апрель көнне укытучы-остаз елы уңаеннан үзәк китапханә, укытучы- остаз -шахматчы, Атказанган физик тәрбия хезмәткәре, Атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре, шахмат буенча Татарстан Республикасының күпсанлы чемпионы, көчле оештыручы, районыбызның үрнәк шәхесе, үрнәк гаилә башлыгы, биш бала атасы Имамов Ильдар Сәрдәр улы белән очрашу уздырды.Кичәдә катнашучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.”Укытучы-остаз-шахматчы” исеме белән уздырылган әлеге тәрбияви һәм кызыклы очрашуда Ильдар Сәрдәр улы укучы-яшьләргә укытучының иң кирәкле һөнәр икәнлеген азсызыклады.Күренекле шәхесебез Ильдар Сәрдәр улы студентларга хезмәт юлы, эшчәнлеге, күрсәткән уңышлары, тормышындагы кызыклы вакыйгалар , гаиләсе турында эчтәлекле, чыгыш ясады.Укучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр.Кичәдән һәркем шәхескә карата тирән ихтирам һәм хөрмәт хисләре белән таралдылар.
Хөрмәтле Ильдар Сәрдәр улы!Сезгә киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, яхшы укучылар һәм зур җиңүләр телибез!