Центральная библиотека

“Яшәү сере”

21 март көнне Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Мәхмүт Кашкарый исемендәге халыкара премия лауреаты, Татарстан республикасының Г.Тукай премиясе лауреаты, талантлы шагыйребез Мөхәммәт Мирзаның (Илфак Ибрагимов) 70 яшьлек юбилеена багышланган “Яшәү сере” әдәби музыкаль кичәсе узды. Бирегә җыелган язучыларыбыз узәк китапханәдә оештырылган түгәрәк өстәлдә катнаштылар.