Центральная библиотека

Нәүрүз-яз

Нәүрүз-яз, матурлык һәм табигатьнең яңарышы бәйрәме. Мөселман илләрендә  Нәүрүз- Яңа ел бәйрәме дип санала һәм 21 мартка туры килә. 15 март көнне Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әдәби кафеда  "Яз бәйрәме-Нәүрүз!" дип исемләнгән  бәйрәм  үткәрелде.  Китапханә хезмәткәрләре бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, кунаклар җырлар һәм биюләрне искә төшерделәр. “ Нәүрүз-яңарыш бәйрәме” дигән викторина үткәрелде. Чарада  “Җилбер-җилбер Нәүрүз җиле исә, Яңа көннәр булсын мөбәрәк!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.