Центральная библиотека

"Минем туган телем"

Ел саен 21 февральдә китапханәләрдә Туган тел көне билгеләп үтелә. Кеше телсез, телсез дөнья булмас иде. Без шул телдә  аралашабыз, уйлыйбыз, эшлибез.

27 февральдә Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Минем туган телем"дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Чара кеше тормышында, җәмгыять тормышында телнең ролен күрсәтү, туган телгә һәм тугандаш халыклар теленә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәгә  күзәтү һәм телләр турында  шигырьләр укылды. Шулай ук  студентлар табышмакларны бик теләп чиштеләр, мәкальләрнең дәвамын әйттеләр, төрле уеннарда катнаштылар. Чара ахырында барысы да Туган тел җырын башкардылар.