Центральная библиотека

«Әле һаман сызлый яралар»

15 февраль-Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне, сугышчы интернационалистларны искә алу көне. Җирлегеара үзәк китапханәдә техникум укучылары өчен «Әле һаман сызлый  яралар» патриотизм  сәгате узды.
1989 елның 15 февралендә соңгы совет гаскәрләре  Әфганстаннан чыкканнан  бирле 34 ел үтте.  Ул сугыш вакыйгаларының сагышын,  еллар да, вакыт аралыгы  да бетерә алмаячак. Чара барышында китапханәчеләр укучыларга Әфган сугышы вакыйгалары һәм совет солдатларының каһарман батырлыклары, Әфганстанда хезмәт иткән һәм безнең арада яшәүчеләр турында сөйләделәр. Укучыларга видеоролик күрсәтелде. Әлеге истәлекле датага китапханәдә «Әле һаман сызлый  яралар», “Рәхмәт сезгә исән калганнар, Мәңге истә һәлак булганнар " дигән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә үз бурычларын ахыргача үтәүчеләрнең үткәнен чагылдыра торган документлар тәкъдим ителде. Студентлар күргәзмәдә тәкъдим ителгән авторларның  документаль һәм сәнгать әсәрләре белән таныштылар.