Центральная библиотека

“Ленинград блокадасы”

26 январь  көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумы  студентлары өчен “Ленинград блокадасы”  дип аталган патриотик сәгать уздырды. Чара  Ленинград блокадасы турында сөйләшү, сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру,  электрон презентация, видеоролик карау белән үрелеп барды.  Чара ахырында студентлар китапханәдән үзләренә кирәкле китапларны, журналларны  өйгә укырга алды.