Центральная библиотека

"Яралы язмышлар"

8 декабрьдә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара үткәрделәр. Китапханә хезмәткәрләре ел саен декадада катнашалар, чөнки  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җәмгыятькә үзләренең  кирәклеген сизү бик мөһим, алар  бу җәмгыятьнең  бер өлеше!  "Яралы язмышлар" исемле чарада "Хәят"клубы студентлары  катнашты. Китапханәчеләр үз авыруларына карамастан тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләр турында сөйләделәр. "Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез»темасына китап күргәзмәсе эшләде. Гакыйль  Сәгыйров, Фәнис Яруллинның "Чәчәкләр моңы" һәм А. Әхмәтгалиеваның "Ак читек"китаплары буенча видеороликлар күрсәтелде. Укучылар Ф.Яруллин, Р. Миңнуллин һәм Г. Шахбан әсәрләреннән иң яраткан өзекләрен укыдылар. Чара ахырында әхлак темасына мәкальләр һәм әйтемнәр буенча ярыш үткәрелде.