Центральная библиотека

"Яралы язмышлар"

1 декабрь көнне, Инвалидлар декадасы кысаларында, Мариупольдән күченеп килүчеләр, Актаныш үзәк китапханәсендә булдылар. Китапханәчеләр заманча китапханә буенча экскурсия үткәрделәр. Түгәрәк өстәл артында күченүчеләр, “Бердәм Россия” Партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе, Зәһинә Исламова белән актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Хәзерге вакытта күченүчеләр, Иванченко Александра, Коляскина Ксения, Зябка Лидия Актаныш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшиләр.