Центральная библиотека

“ Библиофреш ”.

Үзәк китапханәдә ачык ишекләр көне дәвам итә.Чираттагысы  да  технология техникумының 1 курс студентлары өчен «Дөнья үзгәрә-без үзгәрәбез» исеме белән уздырылды. Чарада укучылар мәдәни милли проект кысаларында яңа сулыш алган, заманча китапханә белән таныштылар. Уку залы, абонемент, балалар бүлеге  белән танышырга да вакыт таптылар. Соңыннан “Күренекле язучыларыбыз” исеме белән викторина уздырылды .  “Укырга вакыт!” видеоролигы, якташыбыз А.Әхмәтгалиеваның  “Мин гашыйк булдым”, К.Җәмитнең “Килмешәк” китаплары буенча буктрейлерларны бик рәхәтләнеп карадылар.