Центральная библиотека

«Россия без бердәм»

4 ноябрьдә Россиядә ел саен Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Патриотизм һәм гражданлык халкыбызга берләшергә һәм илне басып алучылардан якларга ярдәм иткәндә, бу бәйрәм – Ватан тарихының истәлекле сәхифәләренә тирән ихтирам билгесе. Ә 6 ноябрьдә Татарстанда ТР Конституциясе көне дә билгеләп үтелә.

2 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге һәм ТР Конституциясен кабул итү көне уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре «Россия без бердәм» дип аталган тарихи  сәгать  үткәрделәр. Китапханәче укучыларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Китап күргәзмәсе оештырылды. Чарада катнашучылар республикабызда Конституция кабул итү тарихын белделәр һәм викторина сорауларына актив җавап бирделәр, дискуссиядә катнаштылар.