Центральная библиотека

«Сәламәтлеккә китап аша»

13 июль көнне китапханә хезмәткәрләре, мәдәният паркында, район халкы өчен сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чара үткәрделәр. Очрашу программасында сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр, тормыш кыйммәтләре, спортның популяр төрләре турында сөйләшү булды. «Сәламәт буласың килсә» дигән викторина, «Сәламәтлеккә китап аша» дигән тематик әдәбиятка күзәтү булды. Күргәзмәдә сәламәт һәм дөрес туклану буенча китаплар, шулай ук журналлар күрергә мөмкин иде. Күргәзмәдә укучыларга сәламәт тәнне генә түгел, ә сәламәт рухны да саклап калырга ярдәм итәрдәй тәкъдимнәр дә булды. Чара ахырында катнашучылар күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм көн буена уңай кәеф алдылар.