Центральная библиотека

“Интернет куркынычсызлыгы”

2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Актаныш үзәк китапханәдә яшүсмерләр өчен  “ Интернет куркынычсызлыгы” исеме белән түгәрәк өстәл  үтте.

Үсеп килүче буынның тормышны гаджетсыз күз алдына да китерә алмавы берәүгә дә сер түгел.  Цифрлы технологияләр балаларга проектлауны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, онлайн белем алу мөмкинлеген, белем бирүнең сыйфатын арттыра.

Чара барышында балалар,   Туган ягыбыз Актанышны яктыртучы блогерларыбыз Алмаз Нурлыев, Зилә Кашбразиева белән  әңгәмәдә зур кызыксыну белән катнаштылар, викторина сорауларын чиштеләр.