Центральная библиотека

«Әдәп төбе-матур әхлак»

28 март  көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумы  укучылары  өчен  китапханә каршында оештырылган  “Хәят” яшь кызлар клубының чираттагы  дәресен уздырды. «Әдәп төбе-матур әхлак» дип аталган бу очрашуда   “Бүләк” һәм “Җәмигъ” мәчете мөгаллимәсе Ләйсән Мирзанур кызы  катнашты. Ләйсән Мирзанур кызы студентларга бик эчтәлекле итеп дини йолалар турында сөйләде. Шулай ук укучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.