“ Нәүрүз-яңарыш бәйрәме” викторина
Нәүрүз-яз, матурлык һәм табигатьнең яңарышы бәйрәме. Мөселман илләрендә Нәүрүз- Яңа ел бәйрәме дип санала һәм 21 мартка туры килә. 22 март көнне Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан "Яз бәйрәме-Нәүрүз!" дип исемләнгән, интеллектуаль-күңел ачу формасында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, кунаклар җырлар һәм биюләрне искә төшерделәр. “ Нәүрүз-яңарыш бәйрәме” дигән викторина үткәрелде. Чарада “Җилбер-җилбер Нәүрүз җиле исә, Яңа көннәр булсын мөбәрәк!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.