Центральная библиотека

“Хәзинә”

21 октябрь көнне, үзәк китапханә хезмәткәрләре, уку залында, туган телебез, гореф-гадәтләребез, мирасыбыз, милли мәдәниятебез, тарихыбызны барлау, өйрәнү, аны саклап калып киләчәк яшь буынга тапшыру, яңа китап укучылар булдыру, китапка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Хәзинә” кызыксынучылар клубын башлап җибәрде. “Яулык –күңел пакълеге, яулык –йөзнең аклыгы” темасы белән уздырылган чарада “Халкымның күңел байлыгы” исеме белән китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды.Чараның икенче “Сандыгы тирән - хәзинәсе бай ” өлешендә катнашучылар яулыклар тарихына тукталдылар. Мөслимәләр Сумия Гарифуллина, Алсу Гикрамина эчтәлекле чыгышы тыңланды, алар тарафыннан яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрелде.