Центральная библиотека

Гамил Афзал

 

23 май-авыр тормыш юлы узып, гомер буе бер иманга тугры калып халкыбыз мәхәббәтен яулаган шагыйребез Гамил Афзалның туган көне.

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты әдәбиятта нечкә лирик һәм юмористик шигырьләр остасы булып танылды. Гамил Афзал бу юнәлештә әдәбиятның башында тора дисәк тә ялгыш булмас.

Иҗатчының туган көне уңаеннан, сезне әдәби сәхифәгә чакырабыз. Г.Афзалның иҗатын биредә #ГамилАфзалАктаныш хештегы куеп яктырта аласыз. Биредә язучыга багышланган барлык истәлекләр, фотолар, видеороликлар куя аласыз. Нәфис сүз осталары язучыбызның әсәрләрен дә башкара алалар. Барлык катнашучыларга мактау грамоталары биреләчәк.