ТАССРга 100, Актанышка 310, район төзелүгә 90 ел
#тасср100ел
#актанышка310ел
#актанышрайоны90ел
5 февраль көнне үзәк китапханә коллективы ТАССРга 100, Актанышка 310, район төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан технология техникумы укучылар өчен Актанышта яшәп итүче, “Агыйдел дулкыннары” әдәби иҗат-берләшмәсе җитәкчесе Лилия Гыйлем белән очрашу уздырды. Чарада авторның яңа гына табадан төшкән “Гомер бер генә”, “Без бәләкәй чакларда”китаплары тәкъдир ителде. Кичәдән фотомизгелләр.