Центральная библиотека

Әмирҗан Закирҗан улы Моталлапов

26 декабрь көнне мәдәният йортының кече залында үзәк китапханә хезмәткәрләре Саҗидә Сөләйманова ис. премия лауреаты, язучы, прозаик, журналист, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, районыбызда яшәп иҗат итүче мөхтәрәм зат Әмирҗан Закирҗан улы Моталлаповның иҗат кичәсен уздырды.Чарада социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе А.М.Мансуров, язучы М.Мирза(Илфак Ибраһимов), “Актаныш таңнары” редакциясе редакторы Р.М. Усманов, “Агыйдел” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Н.Г.Нурлыев, мөхтәрәм затның каләмдәшләре, авылдашлары, замандашлары катнашты һәм чыгыш ясадылар. А.М.Мансуров олуг затның игелекле һәм зур хезмәте өчен рәхмәтен җиткерде. Аның башкарган эшләренең район тормышында мөһим урын биләп торуын ассызыклады һәм

район башлыгы Э.Н.Фаттаховның рәхмәт хатын тапшырды.Бәйрәм чарасында катнашучыларга юбилярның “Абыну”, “Авылда давыл”, “Яшьлегем кайтавазы”, “Авыл турында уйлар.Сынамышлар” китапларына буктрейлерлар тәкъдим ителде. Луиза Исламованың җырлары кичәгә ямь өстәде. Эчкерсез, ихлас сөйләшүләр белән барган бу очрашу һәркемнең күңелендә җылы хисләр уятты.