Центральная библиотека

«Гомер иткән һәркөн-бәхет!”

18 декабрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре, технология техникумы укучыларының тулай торакта яшәүчеләре өчен якташ-язучы, Россия язучылар берлеге әгъзасы, прозаик, публицист Моталлапов Әмирҗан Закирҗан улының 85 яшьлек юбилеена багышлап «Гомер иткән һәркөн-бәхет!” исемле әдәби сәгать үткәрде. Чарада Ә.Моталлаповның тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде, «Гаярь зат» исеме белән китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү алып ясалды. Авторның “Яшьлегем кайтавазы”,”Авыл турында уйлар.Сынамышлар”, “Авылда давыл”, “Без дә малайлар идек” китапларына буктрейлер күрсәтелде. “Шигъри гөләндәм” өлешендә укучылар авторның ”Картлыкны тойдым”, “Вакыт”, “Нәрсә ул бәхет?”,”Кайтам, әнкәй” шигырьләрен укыдылар. Шулай ук “Әдәби хәзинәдә ниләр бар?” исемле әдәби викторина уздырылды. Катнашучылар язучы турында күп мәгълуматлар алдылар, кичәдән канәгать булдылар.