Центральная библиотека

“Мин сәламәт тормыш рәвеше өчен!”

16 декабрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре технология техникумы укучылары “Мин сәламәт тормыш рәвеше өчен!” темасында аралашу сәгате оештырды. Чарага Актаныш районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары И.Р.Сафин чакырылды һәм чыгыш ясады. Сөйләшү барышында кешелек дөньясындагы глобаль проблемаларның берсе булган“Ничек итеп сәламәт яшәү рәвеше алып барырга?”, “Ни өчен яшьләр бозык юлдан китеп бара?”,”Ни өчен наркомания юлына басалар?”, “Ак үлемгә каршы көрәш чаралары?”, “Террористлык, экстремистлык кайдан килеп чыга?”, , “Моның сәбәпләре нәрсәдә?”, “Кешелекне борчый торган бу проблемалар каян килеп чыга?” дигән сорауларга җаваплар эзләнде. Шулай ук чарада шушы теманы яктырткан “Укы! Уйлан!Тормышыңны куркыныч астына куйма!” китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды, видеоролик тәкъдим ителде. И.Брэдбериның “И грянул гром”, Ф.Яруллинның “Чәчәкләр моңы”, В.Шукшинның “Материнское сердце” әсәрләре буенча буктрейлер күрсәтелде. Аралашу үзара аңлашу, фикерләшү рәвешендә барды.Һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар тапты.