Центральная библиотека

“Иң зур бәхет – тере әнкәйләр!”

Әни !.Шушы исемне әйтү белән кеше күңеленә никадәр җылы хисләр килә! Нинди нурлы яктылык сирпелә. Бу исемне чиксез ярату, гамьсез шатлык, ләззәтле куаныч белән әйтәбез. Инде еллар үтеп тә үзебез дә олыгаеп килгәндә, бу кадерле исем сагынуга, моң, сагышка төшерелә. Бу олы исем безне гомеребез буе озата килә. Ноябрьның соңгы якшәмбесе рәсәйдә әниләр көне итеп билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 21 ноябрь көнне мәдәният йортының кече залында, үзәк китапханә хезмәткәрләре, китап укучылар, әниләр һәм технология техникумы укучылары өчен “Иң зур бәхет – тере әнкәйләр!” исемле чара уздырды. Бәйрәм В.Захаровның әниләр турындагы видеоклибы белән башланып китте.Чарада 3 бала үстергән– гомерен балалар укытуга багышлаган, үрнәк әни Марданова Фәйрүзә Газизҗан кызы чакырылган иде. Ул үзенең тормыш вакыйгаларын сөйләде, яшьләргә файдалы киңәшләрен бирде. И.Юзеевның “Ана” поэмасын һәм М.Мазунов сүзләренә язылган “Әниемнең җылы кочагын” җырын җырлавы барыбызны да сокландырды. Аның хезмәттәше Роза апа Сергеева аның иманлы, кешелекле,балаларының үрнәк булуына, укучы-яшьләргә әниләрен сөендереп яшәргә, аларны хөрмәт итәргә, кадерләргә, сакларга кирәклеге турында әйтте. Алеся Арсланова матур җырлары белән чараны ямьләде. “Якты кояшыбыз –әниләр!”исеме белән китаплар күргәзмәсе эшләде, аңа күзәтү ясалды. Р.Фәизовның ”Ике әни”, Г.Якупованың “Ерткыч каны” әсәрләре буенча буктрейлер күрсәтелде. Әниләргә карата кадер-хөрмәт, олылау хисе булдыру, аларның һәркем өчен газиз, бер генә булуын төшендерү максатыннан үткәрелгән әлеге чара һәркемнең күңеленә якты хәтирә булып уелды.