Центральная библиотека

“Туган якта минем хисләрем”

 

 

 

23 август көнне Актаныш үзәк китапханә хезмәткәрләре  “Кече Ватан ” кысаларында, Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан “Туган якта минем хисләрем” әдәби кичәсе астында якташ язучылар белән очрашу уздырды. Биредә якташыбыз,  Саҗидә Сөләйманова    премиясе лауреаты, Әлфия Ситдикова, Г.Тукай премиясе лауреаты М.Мирза, олпат язучыбыз Ә.Моталлапов,Язучылар берлеге әгъзалары Р.Сәләхиев , Ф.Дәүләтбаев һәм “Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе әгъзалары катнаштылар.Мәдәният хезмәткәрләре Л.Хөсәенова һәм А.Арсланова үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр.