Центральная библиотека

“Минем китапханәмдә иң борынгы китап”

16 август көнне үзәк китапханә, мәдәният паркында Татарстан китап нәшриятенә 100 ел тулу уңаеннан “Минем китапханәмдә иң борынгы китап” акциясенә кушылып тематик программа үткәрде.Программада борынгы китаплардан күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә 1952, 1953, 1956, 1958, 1959 елгы китаплар тәкъдим ителде. Чарада катнашучыларга Татарстан китап нәшрияте тарихы, китапханә фондындагы иң борынгы китаплар турында сөйләнде.”Шигъри тәлгәшләр” өлешендә шул вакытларда язылган шигырьләр укылды.