Центральная библиотека

“Рухи мәйдан”

15 август көнне үзәк китапханә мәдәният һәм сәнгать паркында “Рухи мәйдан”да квест-уен уздырды.Чарада “Буккроссинг-җанлы китап киштәсе” эшләде. Ике сәгать дәвамында “Рухи мәйдан”га җыелган актаныш халкы “Әдәби-экспресс”, “Халык авыз иҗаты”,”Сюрприз” , “Танып- белү”, “Шигъри дөнья”, “Анаграммалар” станцияләрендә сәяхәт кылдылар. Сәяхәттә балалар һәм зурлар төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар, башваткычларга, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, шигырьләр иҗат иттеләр, асфальта рәсемнәр ясадылар, әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр, мини- викториналарда көч сынаштылар.Чарада катнашкан һәркем бүләккә ия булды.