Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

"Актаныш укый"

Әтәс  авыл  китапханәсе  1-май  көнне   үзенең  китап   сөюче  дуслары   белән  китаплы,  җырлы,  ярыш-уенлы   карга   боткасы  үткәрде.   Карга  боткасы әлбәттә  инде   иң  борынгы   йолаларны  саклап  калу,  балалар  күңелендә   туган  якка  мәхәббәт  тәрбияләү   максатында  оештырылды.  Балалар  белән  бергәләп   карга  боткасы  пешерелде,   сынамышлар  әйтеп  йомыркалар  тәгәрәтү,   каргаларга   боткалар  ыргыту,   төрле   уеннар  белән  берлектә  алып  барылды.  "Актаныш  укый"   акциясенә  кушылып   балалар  иң  матур  китаплардан    өзекләр  укыдылар,  тиз  әйткечләр  әйттеләр.