Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

Тантаналы митинг

8 май көнне Әтәс  авыл китапханәсе  мәдәният хезмәткәрләре , мәктәп коллективы  белән  бергәлектә тантаналы  митинг  үткәрделәр. Башта  җирлекнең 6 авылында да һәйкәлләргә чәчәкләр куелды. Соңыннан  Әтәстш тантаналы митинг үткәрелде.  Митингта  ветераннар  чыгыш ясадылар. Аларга  балалар  чәчәк бүләк иттеләр. Яңадан  мәдәният хезмәткәрләре,  мәктәп. балалар бакчасы коллективы концерт күрсәттеләр.  Батырларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык.  Муллабыз догалар укыды.  Соңыннан  митинг Җиңү җыры белән тәмамланды.