Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

1 май бәйрәме- карга боткасы бәйрәме

1-май көнне Әтәс авыл китапханәсе  балалар бакчасы коллективы белән 1 май бәйрәме- карга боткасы бәйрәме үткәрделәр.  Китапханәче  балаларга  карга боткасы бәйрәменең тарихы, әһәмияте турында сөйләде.  Гореф- гадәтләре турында  әйтеп үтте.  Балалар  табышмаклар,  мәкальләр әйтештеләр.  Балалар  хәрәкәтле уеннар  уйнадылар.  Ботка   пешкәч  бергәләп ботка ашадылар, чәй эчтеләр. Каргаларны да ботка белән  сыйладылар  .Соңыннана балалар  шигырьләр сөйләделәр,  җырлар башкардылар.  Иң күңелле конкурс- бизәлгән йомыркаларга урын чыгардылар, бүләкләр бирелде. Карга  боткасы бәйрәме  балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады.