Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

«Тукай әкиятләрендә кунакта»

25-апрель  көнне Әтәс авыл китапханәсе балалар бакчасы коллективы  белән берлектә  Г.Тукай иҗатына багышланган  «Тукай әкиятләрендә кунакта» дигән балалар иртәсе үткәрделәр. Китапханәче  Г.Тукайның язмышы турында сөйләде, китапларына күзәтү ясады, әкиятләре буйлап сәяхәткә  чакырды. Балалар  апалары белән   Г,Тукайның  «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләрен уйнап күрсәттеләр, шигырьләрен сөйләделәр. Китапханәче әзерләгән сорауларга  җаваплар бирделәр.  Чара азагында бергәләп «И туган тел»  җыры башкарылды.