Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

"Безнең кечкенә дусларыбыз"

3-апрель көнне Әтәс авыл    китапханәсе кече  яшьтәге  балалар белән "Безнең  кечкенә дусларыбыз" дигән танып белү сәгате үткәрде. Китапханәче  балаларга кошлар турында яңа китаплар белән таныштырды.  Соңыннан балалар   кошлар турында шигырьләр, табышмаклар әйтештеләр.  Бергәләп кошлар турында  сорауларга  җавап бирделәр. Китапханәче  балаларга дидактик  карточкалар күрсәтеп тә  кошлар турында  кызыклы хәлләр  сөйләде. Бу чара балаларга бик ошады.