Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

«Ач, шигърият серләреңне»

21 март көнне Әтәс авыл китапханәсе балалар белән «Ач, шигърият серләреңне» дигән әдәби сәгать үткәрде.  Китапханәче  балаларны яңа шигырь китаплары  белән таныштырды. Балаларга  шигырь сөйләү, шигырь  сайлау  серләрен аңлатты. Сәнгатьле итеп  шигырь укып күрсәтте.  Балалар да  һәрберсе   яраткан шагыйрьләренең китапларыннан өзекләр укыдылар.