"Мәрхәмәтле безнең әниләр"
6- март көнне Әтәс авыл китапханәсе хатын-кызлар көне уңаеннан "Мәрхәмәтле безнең әниләр" дигән кичә үткәрде. Кичәдә җирлек хатын кызлары катнашты. Шулай ук кунак итеп кичәгә Күҗәкә авыл хатын -кызлары да чакырылган иде. Әтәс авыл китапханәчесе кичә алдыннан катнашучыларны китапханә, китап. фото-альбом һәм кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырды. Соңыннан кичә кунаклары 2 командага бүленеп ярышларда катнаштылар, концерт номерлары күрсәттеләр. Кичә һәркемгә ошады.