Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

«Балкыш» фестивале

27-февраль көнне Әтәс авыл  китапханәсе  гаилә елы уңаеннан  районда үткәрелгән  «Балкыш» фестивалендә  катнашты.  Фестивальдә   гаилә елына багышлап кул эшләре күргәзмәсе  эшләнде.  Анда  шәҗәрә,  бишек, чигүле сөлгеләр,  картиналар, пешкән ипиебез   чагылдырылды.  Ак әбиебез  бишек җыры башкарды.  Китапханәче Гарипова М  шагыйрә Э.Шәрифуллинаның  «Ак калфак»  шигырен башкарды.  Бу  фестивальдә  җирлекнең иң актив китап укучылары катнашты.