Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

"Иле барның-теле бар"

21-февраль көнне Әтәс авыл  китапханәсе  һәм  Күҗәкә   авыл китапханәсе  берлектә "Иле барның-теле бар" дигән әдәби музыкаль кичә  үткәрде. Кичәдә  Акмалова Л якташ  язучылары    иҗатларына кагылды. Әсәрләренннән   өлкәннәр өзекләр укыдылар. Туган тел турында шигырьләр  укылды, җырлар җырланды.  Әдәби викторина  сорауларына җаваплпр бирелде. Кичә   барлык катнашучыларның   «Туган тел» җырын  башкаруы  белән  төгәлләнде.