“Хәтер кыясы мәңгелек”
14-гыйнвар көнне Әтәс авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Хәтер кыясы мәңгелек” дигән тематик кичә үткәрде. Кичәдә җирлегебез әфганчылары, әти –әниләре, туганнары, авылдашлар катнаштылар. Кичәне китапханәче Гарипова М алып барды,мәдәният хезмәткәрләренең җырлары бизәде. Кичәдә әфганчы егетләребез, туганнары чыгыш ясадылар. Кичәбез бик матур булды. Һәркемгә дә бик ошады.