Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

"Әлфия Ситдыйкова әсәрләрендә туган телгә мәхәббәт” дигән әдәби сәгать

5-февраль көнне Әтәс авыл китапханәсе 5-6 сыйныф  укучылары белән "Әлфия Ситдыйкова әсәрләрендә туган телгә мәхәббәт” дигән темага әдәби сәгать үткәрде.  Укытучы Галиева Л  туган тел айлыгының  мөһимлеге турында сөйләде.  Балалар  шагыйрәнең китапларын яратып карадылар, укыдылар. Гараев Муса  “Серле дөнья»    шигырен яттан сөйләде. Китапханәче  Ә.Ситдыйкова  китапларына күзәтү ясады.Әдәби сәгать  барысына да бик ошады.