Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

"Батырлар даны мәңгелек"

27-гыйнвар көнне Әтәс авыл җирлегендә "Батырлар даны мәңгелек" дигән зур чара үткәрелде. Әфганчы, соңгы вакытта Украинада хезмәт итеп батырларча һәлак булган авылдашыбыз Хакимов  Илсур  Мәхсүт улына истәлек  тактасы  куелды. Бу  чарада  барлык әфганчылар,авылдашлар, укучылар, укытучылар  катнашты. Чарада шулай  ук  якташыбыз, шагыйрә Ә.Ситдыйкова да  катнашты. Авыл китапханәчесе  белән бергәлектә   мәктәптә   балалар   белән аралашу, әңгәмәләр үтте. Шагыйрә белән  истәлек   фотоларга төшелде. Соңыннан   шагыйрә   Әтәс авыл китапханәсендә булып, үз китапларын китапханәгә бүләк итте.