"Зифа Кадырова иҗатында гаилә кыйммәтләре"
25-гыйнвар көнне Әтәс авыл китапханәсе гаилә елы уңаеннан зурлар белән "Зифа Кадырова иҗатында гаилә кыйммәтләре" дигән китап укучылар конференциясе үткәрде. Китапханәче башта язучы З.Кадырова иҗаты , тормыш юлы белән таныштырды. Конференциядә катнашучылар үзләренә ошаган китапларыннан ошаган өзекләрен сөйләделәр, соңыннан фикерләр уртаклашынды. Китапханәче "2024-ел Россиядә Гаилә елы" дигән китап күргэзмәсенә күзәтү ясады. Абыстай Фатыйма апа "Диндә гаилә темасы" дигән чыгыш ясап үз фикерләрен җиткерде. Конфереция катнашучыларның барысына да бик ошады.