Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

"Йөрәктән- йөрәккә"

20- декабрь көнне Әтәс авыл китапханәсе мобилизациядәге егетләрнең әниләре, туганнары белән "Йөрәктән- йөрәккә" дигән очрашу  үткәрелде. Очрашуга  «Әнәк» хуҗалыгы  башлыгы  Газетдинов  Ф.Ф катнашты. Ул  очрашу кунакларын   котлады  һәм  5  гаиләгә   яңа  ел пакетлары өләште. Очрашуга Әтәс мәктәбе укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашып. Кичәне җыр — биюләре белән матурладылар.  Очрашуны  китапханәче  Гарипова   аерым сценариий нигезендә  алып барды. Соңыннан барлык кичә кунакларына  чәй табыны әзерләнде.