«Уйныйбыз да- җырлыйбыз да» уен-викторина
Әтәс авыл китапханәсе 19- июль көнне балалар белән ачык һавада «Уйныйбыз да- җырлыйбыз да» дигән уен-викторина үткәрде. Китапханәче балаларга фольклор турында сөйләде. Яңадан балалар белән төрле уен җырлары җырланды, «Чума үрдәк, чума каз» , «Без, без идек» дигән уеннар уйналды, фольклор темасына сорауларга җаваплар бирелде. Сңыннан китапханәче «Түгәрәк уен» журналына күзәтү ясады. Чара балаларга бик ошады.