Атясовская сельская библиотека - филиал № 9

«Пушкинны укыйбыз»

6-июнь көнне Әтәс авыл китапханәсе   А.С.Пушкинны искә алу  көнендә балалар белән  «Пушкинны укыйбыз» дигән  кычкырып уку үткәрде.  Чара   Бөтенроссия   Пушкин  көне  уңаеннан  үткәрелде. Китапханәче  Пушкинның   тормышы  

һәм иҗаты турында таныштырды.  Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр,  викторина сорауларына җаваплар бирделәр,   әкиятләрдән өзекләр укылды.  Балалар бу чарада  бик актив катнаштылар  һәм бик кәнәгать калдылар.